Безгә кадәр булган заманалардан башлап инде христиан-Аурупа фикерләренең үсентесе үсеп чыкты. Ул фикерләр хәзерге вакытларда көчәеп, мөселманнар арасында киң тамыр җәеп килә. Күп кенә мөселманнар бу фикерләрнең Ислам гакыйдәсенә каршы килгәнлеген аңламыйлар, яки аңларга да теләмиләр. Шуларның бер-се; мөселманга дүрт хатын алуга каршы булган фикерләр.
Author: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Ир һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.
Author: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Аллаһ тәгалә һәрбер гасырда Коръәнгә вә Сөннәткә чакыручы һәм ширек вә мәҗүсилек нәҗесләреннән пакьләнергә, бидгать вә хорафат караңгылыгыннан яктылыкка чыгарга ярдәм итүче галимнәрне бар итте. Әбү Хәнифә ошбулардан иделәр. Алар барысы да Коръәнгә һәм Сөннәткә тынуга кирәклектә вә бу ике асылга хыйлаф иткән барча карашны калдыруда бердәм карашта иделәр.
Author: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Бу пәйгамбәрләр кыйссасын, кадерле вә газиз балалар өчен җиңел вә аңлаешлы итеп һәм дә булдыра алганча кыскартып язылды. Һәрбер пәйгамбәр кыйссасы азагында, балаларның аңлауларын ныгытыр өчен сораулар куйелды вә кыйссадан алынган кайбер файдалар һәм гыйбрәтләрне билгеләп уздырылды.
Author: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Ир һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.
Author: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Үлем ул, ике тормыш — бетүче фәни дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы — арасындагы күпер. Дөнья ахирәтнең чәчүлеге. Кем дөньялыгында изгелек эшләсә ахирәттә газабтан котылыр һәм җәннәтләрдә мәңге калыр, ә кем явызлык эшләсә җәһәннәм утында газаб кылыныр, әгәр аны Аллаһ гафу итмәсә.
Author: Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи